ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада берьюлы ике легендар хатын-кыз үзләренең туган көннәрен билгеләп үтә
Шәһәрдәш
  • 02 Июль 2020 - 15:06
  • Караулар: 36

Бүген Түбән Камада берьюлы ике легендар хатын-кыз үзләренең туган көннәрен билгеләп үтә. Аларны котларга туганнары һәм якыннары, муниципалитет һәм социаль хезмәт вәкилләре килде. Юбилярларга ТАССРның 100 еллыгына багышланган истәлек медальләре тапшырылды.

Две Клавдии: в Нижнекамске с днём рождения поздравили легендарных жительниц

Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены иясе Клавдия Малышевага 84 яшь тулды. Аның әти-әнисе «Кызыл Чишмә» совхозында әти-әнисе хезмәт куя, кечкенә Клава да фермада бозау караучы булып эшләгән әнисенә ярдәм итә башлый. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Тормыш кыенлыкларына карамастан, кыз сигезьеллык мәктәпне тәмамлый һәм фермада әнисе белән эшли башлый. Үз эшен җаваплы башкара, 1959 елгы социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча «Татарстан АССРның иң яхшы бозау караучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була. 1960 елдан Клавдия Малышева яңа гына төзелгән «Кызыл Чишмә» кошчылык фабрикасына күчеп, озак еллар кошчы булып эшли.

Две Клавдии: в Нижнекамске с днём рождения поздравили легендарных жительниц

Клавдия Гончаренкога бүген – 83 яшь. Ул 1961 ел башында Лениногорскидан комсомол оешмасы лидеры буларак, булачак Түбән Камага эшкә килә, лаборант булып эшли башлый. Комсомол комитетының беренче секретаре, поселок Советы депутаты итеп сайлана.1965 елда Түбән Кама поселок Советы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайлана. Шәһәр Советы оешкач, гомуми бүлек мөдире, архитектура бүлегендә баш инженер булып эшли, соңрак торак мәйданын бүлеп бирү бүлегенә инспектор итеп күчерелә. 1996 елда лаеклы ялга китә. Ул - җирле Советта 30 елдан артык эшләгән хөрмәтле ветераныбыз.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*