ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Тыл хезмәтчәне Мария Калининага 90 яшь тулды
Шәһәрдәш
  • 01 Июль 2020 - 14:24
  • Караулар: 39
Бүген тыл хезмәтчәне Мария Калинина үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аңа 90 яшь тулды. Юбилярны котларга туганнары һәм якыннары янәшәсенә муниципалитет, социаль хезмәт вәкилләре дә килгән иде.

Мария Алексеевна Саратов өлкәсендә туа. Балачагы Чапаевскида уза. Авыр сугыш елларында авылда хезмәт куя. Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен Мария Алексеевна медаль белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Куйбышевта институт тәмамлый, икътисадчы булып эшли. Түбән Камага Мария Алексеевна гаиләсе белән 1966 елда күчеп килә. Ике ул үстерәләр. Озак еллар «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә хезмәт куя.

Күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен Мария Алексеевнага «Хезмәт ветераны» һәм «Түбән Кама Нефтехим» җитештерү берләшмәсе ветераны» дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*