ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Тыл хезмәтчәне Юныс Шәриповны юбилее белән котлыйбыз
Шәһәрдәш
  • 30 Июнь 2020 - 14:17
  • Караулар: 20
Бүген тыл хезмәтчәне Юныс Шәрипов туган көнен билгеләп үтә. Аңа 90 яшь тулды. Юбилярны котларга туганнары һәм якыннары янәшәсенә муниципалитет, социаль хезмәт вәкилләре дә килгән иде.

Юныс Ситдыйк улы Татарстан АССРның Ширәмәт (Түбән Кама) районы Түбән Чаллы авылында туган. 11 яшеннән колхозда эшли башлый. Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә.

1948 елда армиягә алына, хәрби хезмәт юлын Германиядә уза. Шунда ук машина йөртүче һөнәрен үзләштерә. Туган авылына әйләнеп кайткач, машина-трактор станциясендә эшли.

Түбән Камада Юныс Ситдыйк улы 1980 елдан бирле яши. Ул бөтен гомерен шофер һөнәренә багышлаган. Намуслы хезмәте өчен аңа «Хезмәт ветераны» исеме бирелә. Тормыш иптәше белән 4 бала үстергән, 6 онык һәм 10 оныкчыгы бар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*