ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бөек Ватан сугышы ветераны Валентин Лукшинга 93 яшь тулды
Шәһәрдәш
  • 27 Июнь 2020 - 10:12
  • Караулар: 129
Бүген    Бөек Ватан сугышы ветераны,  Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины Валентин Лукшин үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аңа  93 яшь тулды.

Валентин Лукшин 1927 елның 27 июнендә ТАССРның Алабуга районы Олы Тарлау авылында туа. 

Хезмәт эшчәнлеген совет армиясеннән кайткач, 1954 елда энергетика җиһазларын куллану һәм ремонтлау мастеры буларак башлый. Соңрак электр цехы җитәкчесе, баш инженер, Алабуга шәһәре электр челтәре директоры булып эшли. 

1964 елдан Яр Чаллы электр челтәре директоры вазыйфаларын башкара, 1965 елда оешма үз исемен үзгәртеп, “Түбән Кама электр челтәре” дип атала башлый, Валентин Васильевич аңа җитәкчелек итә. 

1974 елда Түбән Каманың 1нче җылылык - электр үзәге директоры итеп билгеләнә. Ул җитәкчелек иткән чорда биредә үзәкне яңарту, заманчалаштыру, үстерү буенча күп кенә эшләр башкарыла. 1979-1995 елларда Валентин Лукшин Түбән Кама шәһәр электр челтәрен җитәкли. 

Алты чакырылышта шәһәр Советы депутаты итеп сайлана. Ул – ТАССРның атказанган энергетигы. “Хезмәттәге уңышлар өчен”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100ел тулу уңаеннан” һ.б. медальләр иясе. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*