ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яшәүче совет-япон сугышы ветераны Габдерәшит Әхмәтҗановка 93 яшь тулды
Шәһәрдәш
  • 25 Май 2020 - 13:58
  • Караулар: 127
Бүген совет-япон сугышы ветераны Габдерәшит Әхмәтҗанов үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аңа 93 яшь тулды.

Габдерәшит Вафа улы Чирмешән районының Туймәт авылында туа.

17 яшендә Кызыл Армия сафларына алына. Хәрби хәзерлек узганнан соң, Тын океан Хәрби-Диңгез флотында Төньяк Кореяне Япониянең Квантун армиясеннән азат итүдә хезмәт итә.

1945 елда аларның гаскәрләре Посьет бухтасына десант булып төшерелә, алар куелган бурычны уңышлы үтиләр. Күрсәткән батырлыгы өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Габдерәшит Вафа улы гомеренең күп елларын хәрби хезмәткә багышлый: хәрби белем ала, аннан 25 ел хәрби корабльләрдә үз һөнәре буенча эшли.

1969 елда ул Хәрби-Диңгез флотында хезмәтен тәмамлый, гаиләсе белән Түбән Камага күчеп килә. Биредә дә хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. Хәрби комиссариатта, "Камэнергостройпром" предприятиесендә эшли.

Тормыш иптәше Гөлсем Харис кызы белән 64 ел гомер кичерәләр, бер ул үстергәннәр, 2 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

 Габдерәшит Әхмәтҗанов  «Японияне җиңгән өчен», «Мактауга лаек хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*