ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалы Пелагея Игнатьева үзенең 90 яшьлеген каршылый
Шәһәрдәш
  • 05 Август 2019 - 14:30
  • Караулар: 125
Түбән Камада яшәүче Пелагея Игнатьева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга туганнары һәм якыннары янәшәсенә  хакимият,  социаль хезмәт күрсәтү вәкилләре дә килде. 

Ветеран Мамадыш районы Олы Арташ авылында туган. Сугыш елларында урман хуҗалыгында эшли. Ул юбилей медальләре һәм «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Түбән Камада паспорт бирү бүлегендә эшләгән. Ире белән бергә бер ул  үстергәннәр,  2 оныгы бар, бер оныгының үзенең дә баласы туган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*