ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада беренче төзүченең көндәлекләрен тәкъдим итү булды
Шәһәрдәш
  • 13 Август 2022 - 11:30
  • Караулар: 225

Кичә Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Түбән Каманың беренче төзүчеләреннән берсе Кәрим Вәлиуллинның «Ни өчен язмыш мине сайлады?» китабын тәкъдим итү булды.

Очрашуда аның гаилә әгъзалары, Рамил Муллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, предприятие җитәкчеләре, ветераннар, шәһәрнең мактаулы гражданнары һәм студентлар катнашты.

Бу көн ветеранның көндәлекләрен тәкъдим итү өчен очраклы гына сайланмаган, чөнки Төзүчеләр көне якынлаша. Кәрим Вәлиуллинның тырыш хезмәте һәм Кама елгасының түбән ярында заманча шәһәр төзергә омтылып, үз исемен безнең шәһәр тарихына алтын хәрефләр белән языа калдырды.

Көндәлекләр авторы 1930 елның 25 ноябрендә Кама Тамагы районының Олы Яңасала авылында туа. Балачак һәм яшьлек еллары сугыш елларына туры килгән. Бу еллар совет халкының авыр чоры иде. Ил, авыл хуҗалыгы, сәнәгать торгызыла. Кәримнең яшьлеге Совет Татариясе аграр республикадан сәнәгать гигантына әверелгән чорга туры килә.

Нефть ятмаларын ачу нефть эшкәртү сәнәгате, автомобиль төзелеше белән бәйле. Яшь, энергияле кешеләр өчен зур офыклар ачыла. Кәрим Вәлиуллин һәрвакыт беренчеләр рәтендә иде. 1953 елда институтны тәмамлаганнан соң, ул Лениногорск шәһәре төзелешенә җибәрелә, ә 1960 елда Кәрим Хәмидулла улына Камада яңа шәһәр төзергә тәкъдим ителә. Шулай итеп, аның язмышында яңа һәм иң төп этап башлана.

Кәрим Вәлиуллин безгә искиткеч шәһәребезне генә түгел, ә кулъязма көндәлекләрне дә мирас итеп калдырды. Аны ул беренче көннән башлап алып барды,  иң мөһимен кулдан ычкындырмаска тырышты.

1967 елда көндәлек авторы: «Әлбәттә, хәзер төзелеш агымы күңелсез тоела, өстәвенә, кешеләр турында тасвирлауга мин сирәк мөрәҗәгать итәм. Ләкин 10-20 ел узачак һәм бу дәфтәр яңа шәһәр төзелеше тарихында кирәкле урын алачак». 2021 елда, Түбән Каманың 55 еллыгы елында, Кәрим Вәлиуллинның көндәлеген бастыру турында карар кабул ителә. Бүген тәкъдим итү кысаларында, оештыручылар китапның чыгару тарихы турында сөйләделәр, кызыклы фактлар, шәхси тәэсирләре һәм фикерләре белән уртаклаштылар.

«Бу 1960 елдан 1976 елга кадәр 10 дәфтәр язылган, - дип фикерләре белән уртаклашты «Данко» әдәби - иҗат берләшмәсе рәисе Венера Зәйнуллина. – Аларны укыганда, бу вакыйгаларның хронологиясе генә түгел, ә аның фикерләре һәм проблемалары белән мавыктыргыч сюжет икәнлеген аңлыйсың. Аны үз эшенә битараф булмаган кеше язган. Язмаларда турыдан-туры катнашучы кеше вакыйгаларны тасвирлый. Бу көндәлекләр кемгә кирәк, дигән сорау күп тапкырлар  куелды. Алар безгә, төзелешне башлап җибәрүчеләргә, Түбән Камада яшәүче һәм яшәячәк кешеләргә, шәһәребез һәм илебез тарихы кадерле кешеләргә кирәк».

Шәһәр төзелеше турындагы хатирәләре белән ветераннар: беренче төзүчеләр Иван Коршин, Рафаэль Глянц, Александр Крутиков, Илсур Шәрәфетдинов уртаклашты.

Кайберләре кырыс эш һәм тормыш шартларына түзмәде, көчле, үҗәт, ихтыярлы, күңел һәм йөрәк белән янучылар гына калды. Шәһәр төзергә хыялланучылар , ул аеруча матур һәм уңайлы булачагына ышанучылар гына калды. «Мин кая эләктем, бу нинди караңгы җирләр?- чана поезды килгәннән соң өч атна узгач, Түбән Кама җиренә килеп төшкән Рафаэль Глянц шундый сораулар белән мөрәҗәгать итте.- Ул вакытта биредә ашханә генә бар иде, ләкин газеталар сатыла иде. Тик электр да, су да, азык-төлек тә юк иде. Барлык төзүчеләр дә юктан башлады. Шуңа күрә Түбән Каманы барлыкка китергән, күп буыннарга хезмәт итәчәк шәһәрне төзегән һәркемгә дан һәм тагын бер тапкыр дан. Ветераннарыбызны, шәһәребезгә үз йөрәкләренең бер өлешен бирүчеләрне онытмау мөһим».

Кәрим Вәлиуллинның гаилә әгъзалары түбәнкамалыларга әтиләре һәм бабалары турында истәлекләрне саклаганы өчен рәхмәт белдерде. Балаларының сүзләренә караганда, ул иң җанлы һәм зирәк әти булган, гәрчә аны ял көннәрендә генә күрсәләр дә. «Ул безне максатчан һәм үҗәт итеп тәрбияләде. Шуның аркасында гомер буе үзебезне көчле һәм ышанычлы итеп тойдык», - дип уртаклашты кызы Тәнзилә Кәрим кызы.

«Бу көндәлекләр генә түгел, -диде Айдар Метшин.- Бу безнең шәһәр, аның үсеше тарихы. Бу идеянең тормышка ашуы бик шәп. Моның белән шөгыльләнүчеләргә зур рәхмәт. Тарихны белгәннәргә, киләчәк тә бар».

«Бүгенге очрашуның ролен бәяләп бетерүе кыен, - дип ассызыклады Рамил Муллин. -Минемчә, бу чараның дәвамы булырга тиеш. Үсеп килүче буын шәһәр тарихын белергә тиеш. Түбән Кама зур энергияле, көчле, романтикалы шәһәр булып санала. Ул һәрвакыт шулай булачак. Бүген мин ветераннарыбызга, беренче төзүчеләргә моның өчен рәхмәт белдерәсем килә  һәм аларга сәламәтлек, бәхет телим».

Ни өчен язмыш нәкъ менә Кәрим Вәлиуллинны сайлады? Бу сорауга көндәлекләрендә үзе җавап бирде:«...карар кабул итүдән һәм алар өчен җаваплылык алудан курыкмый торган инициативалы һәм нык кешеләр кирәк иде». Бу сорауга җавапны шулай ук презентациядә катнашучылар да ишетте.

Нәкъ менә шул сәбәпле, Түбән Кама шәһәренә  «тормышка ашырылган хыяллар»: якты киләчәк, энергия һәм мөмкинлекләр, яшьлек шәһәре булырга насыйп булды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^