ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Түбән Кама Нефтехим» вәкилләре ковид-госпиталь хезмәткәрләре өчен саклагыч комплектлар тапшырды
Игелекле эшләр
  • 29 Июль 2020 - 15:11
  • Караулар: 51
Түбән Кама үзәк хастаханәсенә бүген 560 саклагыч күзлек, 2 меңнән артык чумага каршы костюм һәм 20 мең саклагыч битлек тапшырдылар.

Бу – «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ ярдәме. Пандемия башланганнан бирле, ул сәламәтлек саклау системасына булышлык күрсәтә. Чарада Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов, Түбән Кама муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Артур Сафин, компания генераль директорының муниципаль органнар белән эшләү буенча ярдәмчесе Эльвира Долотказина һ. б. катнашты.

"Беләсезме, геройлар кемнәр ул? Герой - ул үз эшен югары дәрәҗәдә башкаручы кеше, - дип билгеләп үтте Олег Морозов. - Әйтик, пилотыбыз самолетны кырга утыртты, ул моны герой булганы өчен түгел, ә бәлки оста очучы (хәер, әлбәттә, ул - герой, мондый эшне һәркем булдыра алмый) булганы өчен эшләде. Безнең табиблар - дөньяда иң яхшыларның берсе, чөнки бездә (коронавирустан) үлем-китем күрсәткечләре иң түбән. Бу - геройлар гына түгел, ә югары класслы профессионаллар да".

Сәнәгать предприятиеләре инфекциягә каршы көрәш чорында шәһәр хастаханәсенә 65 меңнән артык медицина битлеге тапшырдылар. Май ахырында 6 520 саклагыч костюм, 560 махсус саклау экраннары һәм 1000 медицина перчаткасы партиясе тапшырылды. Компания шулай ук кыйммәтле җиһазлар – «Б» һәм «В»класслы куркыныч калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү җиһазлары да сатып алды һәм тапшырды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*