ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада «Ярдәм янәшә» акциясе дәвам итә
Игелекле эшләр
  • 03 Июль 2020 - 15:30
  • Караулар: 156
Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән «Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында Түбән Камада азык-төлек җыелмалары тарату дәвам итә.

Шәһәргә 3 000 тартма кайтарылган, аларны тарату үзәкләре эшли. Үзизоляциядәге кешеләргә азык-төлекне волонтерлар тарата, район күләмендә авыл советлары аша тапшырыла.

Акция коронавирус инфекциясе аркасында катлаулы тормыш хәлендә калучыларга азык-төлек белән ярдәм итүне күздә тота. Бу вакыт эчендә 12 576 кеше азык-төлек җыелмасы алды, азык-төлек таратуда 250 дән артык волонтер катнаша. Акциядә шәһәр Советы депутаты Татьяна Куприянова, Түбән Кама ТЭЦ, ТАИФ-НК хезмәткәрләре, шулай ук кече бизнес вәкилләре – әйтик, "Тетрис" студиясе башкарма директоры Рамил Сафин да катнаша.

Азык-төлек алучылар исемлеге ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Уртача җан башына кереме яшәү минимумыннан  ким булган гаиләләрдәге 8 яшьтән өлкәнрәк балалалар, кереме яшәү минимумыннан  ким булган ялгыз яшәүче 65 яшьтән узган пенсионерлар, пандемиядән аеруча зыян күргән шәхси эшмәкәрләрнең һәм үзмәшгуль булып теркәлгән әти-әниләрнең балалары, алимент түләүдән баш тартучыларның балалары, опекуннар гаиләләрендәге балалар һәм социаль имин булмаган гаиләләрдәге балалар шундый ярдәм ала.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*