ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев һәм Ирек Зиннуров булып китте
Игелекле эшләр
  • 11 Июнь 2020 - 14:44
  • Караулар: 184
«Түбән Кама соңгы вакытта безнең иң күп йөри торган шәһәребезгә әйләнде, чөнки биредә кешеләргә ярдәм итү өчен күп нәрсәләр эшләнә», - диде бүген Түбән Камага эш сәфәре вакытында РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев.

Олимпия уеннарында ике тапкыр призер, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров белән бергә алар тантаналы рәвештә Түбән Кама спорт учреждениеләренә һәм сәламәтләндерү лагерьларына ярдәм йөзеннән, медицина битлекләре тапшырдылар. Тантанада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ җитәкчеләре катнашты.

Часть масок - в Олимпийский комитет: в Нижнекамске побывали депутаты Госдумы Марат Бариев и Ирек Зиннуров

Компания пандемия чорында медицина битлекләрен шәһәрнең социаль һәм медицина оешмаларына күп тапшырды. Бүген саклагыч битлекләрне «Нефтехимик» футбол клубы, гимнастика һәм баскетбол буенча 1 нче спорт мәктәбе вәкилләре алды.

Битлекләрне тапшыру тантанасы барышында Ирек Зиннуров "Нефтехимик" спорт клубы директоры Сергей Клипачевның бөтен республика спорт тормышына керткән өлешен билгеләп үтте һәм аңа үз исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Марат Бариев, Сергей Васильевич Татарстанның әйдәп баручы спорт менеджерларының берсе булуын билгеләп үтеп, аны Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитетыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Часть масок - в Олимпийский комитет: в Нижнекамске побывали депутаты Госдумы Марат Бариев и Ирек Зиннуров

"Сергей Клипачев безнең шәһәр өчен лаеклы алмаш үстерә, - диде Айдар Метшин, котлауларга кушылып. - Аның улы Александр физкультура һәм спорт эшләре идарәсен җитәкли һәм без аның үз эшчәнлегендә иң яхшы традицияләрне, күнекмәләрне һәм алымнарны гамәлгә ашырасына ышанабыз".

Түбән Кама спорт хәрәкәте ветераны Николай Моржин да «Спортта һәм тормышта яшьләрдә югары әхлак тәрбияләүдә дуслык, намуслылык һәм гадел уен идеалларын куллануга керткән өлеше өчен» Фэйр Плэй Олимпия комитеты дипломы белән бүләкләнде.
Часть масок - в Олимпийский комитет: в Нижнекамске побывали депутаты Госдумы Марат Бариев и Ирек Зиннуров

Бу көнне җиде спорт мәктәбенә һәм «Олимпиец», «Юность», «Камский Артек» балалар лагерьларына 25 мең данә битлек тапшырылды. Тагын 30 мең битлек Россия Олимпия комитетына Мәскәүгә җибәрелде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*