Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина «эшлекле дүшәмбе»дә «Благие дела» — «Игелекле эшлер» хәйрия фондын эшләтеп җибәрү турында сөйләде. Фонд офисы Мәктәп бульвары, 2а адресы буенча урнашкан.
Ул ассызыклаганча, фонд эшчәнлеге дини һәм мәдәни объектлар төзү кебек проектларга акча җыю өчен платформа булачак. Фонд тарафыннан хупланачак төп проектлар «Ак каен» мәчетен төзеп бетерү, үзәк җәмигъ мәчете фасадын ремонтлау, рухи-агарту үзәге һәм Ватанны саклаучылар хөрмәтенә мемориал төзү булачак.
Фонд сайты инде эшли башлаган, анда проект турында тулырак мәгълүматны белергә һәм финанс яктан ярдәм итәргә мөмкин. Беренче кертемнәр Ветераннар советыннан кабул ителгән - бу калган түбәнкамалылар өчен үрнәк булып тора.

