ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Түбән Кама Нефтехим» подрядчылары «Батыр» спорт мәктәбенең шугалагын чистартырга булышты
Игелекле эшләр
  • 02 Февраль 2026 - 11:00
  • Караулар: 67

«НФ Индустри» подряд оешмасының «Түбән Кама Нефтехим»да инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән эшчеләре «Батыр» бозына чыктылар. Ирекле ярдәмчеләр шугалакны яуган кардан чистарттылар, ә эштән соң үзләре дә тимераякта шуып карады.

Спорт мәктәбенә ярдәмгә 11 кеше килде. Алар барысы да -Үзбәкстанда туганнар, хәзер алар «Түбән Кама Нефтехим»да яңа производстволар төзелешендә опалубщиклар булып эшлиләр.

«Түбән Кама Нефтехим» подряд оешмалары даими рәвештә шәһәргә ярдәмгә килә. Декабрьдә алар «Балкыш» приютында, гыйнварда 3 нче балалар поликлиникасы территориясендә кар чистартырга булыштылар. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^