Түбән Каманың Воскресение Христова храмында кичә СВО барышында һәлак булган сугышчыларга багышланган «Ангельский полк» хәтер китабын тәкъдир итү тантанасы булды. Чара алдыннан катнашучылар Россия сугышчылары өчен дога кылдылар, Ватаныбызда тиз арада тынычлык урнашуын сорадылар.
«Ангельский полк» китабы геройларның батырлыгын мәңгеләштерү һәм аларның гаиләләренә мораль ярдәм күрсәтү максаты белән төзелгән. Һәлак булган сугышчыларның хатыннары һәм әниләре җәмгыяте беренче булып якыннарының исемнәрен кертте. Хәзерге вакытта китапка 37 ир-ат кертелгән, әмма эш дәвам итә: теләгән һәркем үзенең туганы турында мәгълүматны 8(995)2871528 телефоны буенча җибәрә ала. Фотография, геройның кыскача биографиясе, үлем турындагы таныклык күчермәсе һәм урнаштыруга имзаланган ризалык таләп ителә - һәлак булучының нинди диндә булуы мөһим түгел.
Китап Воскресение Христова храмында сакланачак.

