Түбән Кама муниципаль районы администрациясе бинасының икенче катында Яңа ел чыршысы куелды, аңа яшь түбәнкамалыларның кадерле хыяллары эленгән. «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе махсус хәрби операция зонасында әтиләре һәлак булган яки хәбәрсез югалган балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.
Шәһәр һәм район җитәкчеләре бу ел ахырына кадәр балаларның теләкләрен чынга ашырачак. Чыршыда төрле хатлар табарга була: компьютер креслосыннан алып яраткан хоккей командасы белән очрашуга кадәр. Гаризалар «Ватанны саклаучылар» фондының Түбән Кама филиалында Тынычлык проспекты, 60 адресы буенча кабул ителә.
Бу акциянең беренче этабы, чыршы бәйрәм алдыннан яңа конвертлар белән тулыланачак.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, акциядә катнашуның мөһимлеген ассызыклады: «Әйдәгез бергәләп игелек һәм җылылык бүләк итик, балаларыбызга булышыйк. Кызганычка каршы, аларның әтиләре инде беркайчан да килеп үз балаларына бүләкләр бирә алмаячак, әмма без сезнең белән моны эшли алабыз».

