Түбән Кама медицина көллияте студентлары Нина Глухова һәм Ләлә Ситдыйкова янгын чыккан йортта яшәүчеләргә булышканнар. Вакыйга 9 октябрьдә Мәктәп бульвары урамы, 3 йорт адресы буенча булган.
Кызлар йорт тәрәзәсендә янгын күреп алалар, шунда ук подъездга йөгерәләр, ишекләрне шакыйлар, кешеләргә эвакуацияләнергә ярдәм итәләр, йорт хайваннарын коткаралар. Нина белән Ләлә, зарар күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен, һәлакәт урынында калганнар.
«Кызлар, кылган гамәлләрегез өчен рәхмәт сезгә. Сез геройларның безнең янәшәдә булуын исбатладыгыз. Яшьләребез арасында шундый кыю һәм битараф булмаган кешеләр яшәве белән горурланабыз», – дип билгеләп үтте үзенең телеграм-каналында Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев.

