Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Түбән Кама балалар автошәһәрчегенең яшь хәрәкәт инспекторлары «Җанландырылган ретро-открыткалар» дип аталган проект тәкъдим иттеләр. Балалар 9 майга багышланган совет открыткаларыннан образларны яңарттылар.
Яшьләр проектны тормышка ашыруга җентекләп якын килгән: костюмнар сайлап алганнар, тиешле декорацияләр тапканнар һәм иске открыткалардагы хисләрне җиткерергә тырышканнар.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Түбән Кама профилактика бүлеге башлыгы Илсөя Сафонова: «Советлар Союзында мондый открыткаларны бәйрәмнәргә якыннарына җибәрү гадәте бар иде. Бүген аларны чатлар һәм социаль челтәрләр алыштырды. Әмма, элеккечә үк, без Бөек Ватан сугышы геройлары-сугышчыларын горурланып искә алабыз».
Балалар автошәһәрчегенең яшь хәрәкәт инспекторлары барысын да якынлашып килүче Җиңү көне белән котлыйлар һәм геройларның батырлыгы беркайчан да һәм онытылмавын телиләр.