ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Ана капиталыннан айлык түләүләр билгеләү өчен, гариза тапшыру кирәкми
Гаилә
  • 02 Декабрь 2020 - 13:36
  • Караулар: 61
РФ Пенсия фондының Түбән Кама идарәсе хәбәр иткәнчә, ана капиталыннан айлык түләүләр билгеләүнең гаризасыз тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр озайтылган.

Исегезгә төшерик, керемнәр турында гариза һәм документларны өч тапкыр тапшырырга кирәк, чөнки түләү баланың 1 яшь, 2 яшь, 3 яшьлек вакытына билгеләнә. Яңа закон бу тәртипне туктата, түләүләр документлар тапшырмыйча гына да башкарылачак. Элемтә өчен мәгълүмат булган очракта, РФ Пенсия фондының территориаль органнары гаиләләр белән элемтәгә керә һәм ана капиталыннан айлык түләүне озайту турында килешү акты төзи.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, айлык түләү сорап мөрәҗәгать итү беренче тапкыр булса, керемнәр турында мәгълүматларны Пенсия фондының клиент хезмәтенә тапшырырга кирәк булачак.

«2020 елның июненнән ай саен бирелә торган түләүләрне рәсмиләштергәндә керемнәрне исәпкә алу тәртибе үзгәрде: керемнәр турындагы мәгълүматларны элеккечә 12 ай өчен тапшырырга кирәк, әмма бу чорны исәпкә алу гариза бирелгән көнгә кадәр 6 айдан башлана», - ди җирле идарә җитәкчесе Лариса Ламбина.

Татарстанда айлык түләү күләме 9 373 сум тәшкил итә. Аны алу хокукына РФ территориясендә даими яшәүче гаиләләр ия. Мөһим шартлар:

- икенче бала һәм әни кешенең Россия Федерациясе гражданнары булуы;
- икенче баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң тууы;
-гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем күләме яшәү минимумыннан 2 тапкыр артмавы (20 170,00 сум).

Ана капиталыннан ай саен түләнә торган акчага гаризаны Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта яки Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук РФ Пенсия фонды, КФҮ офисларында язарга була.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*