ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалыларга ана капиталын куллануга гариза тапшыру процедурасын гадиләштерделәр
Гаилә
  • 14 Август 2020 - 14:16
  • Караулар: 135
Түбән Камада Россия Пенсия фонды идарәсе ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга сарыф итү турында гаризаны агымдагы елдан кредит алына торган банкта да бирергә мөмкин булуын искәртә.

"Ике мөрәҗәгать урынына – банк һәм Пенсия фондына –  бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм кредитны түләүгә яки беренчел взносны түләүгә гариза бирелә", - дип аңлата Татарстан Пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Вафин.

Сертификат хуҗалары инде булган кредитны каплауга яки торак сатып алу(төзүгә) кредит алган вакытта беренчел взнос өчен ана капиталын кулланырга теләсә, моның өчен банкка мөрәҗәгать итү һәм тиешле гариза бирү дә җитә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*