ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
1 июньнән Түбән Камада 1375 гаилә балалары өчен өстәмә түләү алачак
Гаилә
  • 25 Май 2020 - 10:07
  • Караулар: 112
Түбән Камада азкеремле гаиләләргә пандемия чорында түләү өчен документлар җыю дәвам итә.

3 яшькә кадәрге балалар өчен 5 мең сум күләмендә айлык пособие беренче бала 2017 елның 1 апреленнән 2019 елның 31 декабренә кадәр туган гаиләләргә кагыла.

Бүгенге көндә бу түләүгә 6 700 кеше гариза биргән, 550 се буенча уңай карар кабул ителгән. Моңа кадәр документларны Пенсия фонды рәсмиләштерелсә, хәзер алар тулысынча Дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерелә.

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнә торган түбән керемле гаиләләр дә ярдәм алачак. Түбән Камада шундый 1 375 гаилә исәпләнә. 2020 елның 1 гыйнварыннан бу яшьтәге һәр балага 4 686 сум күләмендә айлык пособие түләнәчәк.

Гариза 1 июньнән Дәүләт хезмәтләре порталында яки КФҮ офисында электрон рәвештә кабул ителә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*