ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Балалары туган авыл хатын-кызларына бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында
Гаилә
  • 19 Март 2020 - 15:45
  • Караулар: 72
Түбән Каманың социаль яклау идарәсе авыл җирлегендә яшәүче гаиләләргә яңа мөмкинлекләр турында искә төшерә.

Шулай итеп, бер тапкыр бирелә торган түләү түбәндәге категория затларга билгеләнә:

- 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче баласы туган очракта, 50 мең сум күләмендә;
- 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соңгы балалары туганда, 100 мең сум күләмендә.
Беренче (өченче һәм аннан соңгы бала) туганда бер тапкыр бирелә торган түләү алу шартлары:
- Баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булуы;
- Россия Федерациясе гражданлыгы булу;
- мөрәҗәгать итү датасына Татарстан Республикасы территориясендә авыл җирендә, шәһәр тибындагы поселокларда даими яшәү вакыты - кимендә өч ел.

Беренче (өченче һәм аннан соңгы) бала туганда, бер тапкыр бирелә торган түләү бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткәндә билгеләнә.

Түләүне рәсмиләштерү өчен матди ярдәм үзәге бүлекчәсенә (Тынычлык пр., 60) паспорт күчермәсе, банк счеты реквизитлары һәм башка документлар тапшырырга кирәк. Барлык сорауларны 45-44-92 телефоны аша бирергә мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*