ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада аерылышулар саны 4 процентка кимегән
Гаилә
  • 28 Гыйнвар 2020 - 15:02
  • Караулар: 107

Түбән Камада 2019 елда аерылышулар саны 4 процентка кимегән һәм 1 045 очракны тәшкил иткән. Бу хакта бүген эшлекле киңәшмәдә ГХАТ идарәсе башлыгы Бэлла Махотина хәбәр итте.

Иң кыска никах нибары 3 айга сузылган. 30 пар бер ел да бергә яши алмаган, аерылышкан. Өлкән буын вәкилләре арасында да аерылышучылар бар: бер гаилә 47 ел бергә гомер иткәннән соң таркалган, гаилә башлыгына- 79, хатынына – 75 яшь.

Белгечләр аерылышучылар арасында сораштыру үткәргән. Сораштыруда 703 кеше катнашкан. Анкеталарны анализлау күрсәткәнчә, аларның өйләнешүенең сәбәбе - ярату (71%), йөклелек (12%), барысы кебек булырга омтылу (9%), гаилә кору яше җитү (4%).

Аерылышу сәбәпләре - бертигез мөнәсәбәтләр төзү мөмкинлеге булмау (33%), ир белән хатынның бер-берсеннән читләшүе, хыянәт (29%), финанс кыенлыклары (16%).

Ата-аналарының аерылышуы сәбәпле, 708 бала тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә.

Бэлла Махотина әйтеп узганча, психологлар ярдәме белән, 8 гаиләне саклап калуга ирешелгән.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*