ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Түбән Камада туган йөзенче бала әнисе белән бергә өенә чыгарылды.
Сабый 14 гыйнвар көнне 18:12 сәгатьтә дөньяга килгән, аңа Ангелина исеме кушканнар. Бәләкәчнең авырлыгы -2660 грамм, буе - 49 см.

Баланың әтисе, Евгений Красноперов, «Таиф-НК» компаниясендә эшли, әнисе Надежда – хуҗабикә. Яшь гаиләне бу истәлекле вакыйга белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рита Медведева, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина һәм «Таиф-НК» вәкилләре котлады.