ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин социаль челтәрләрдә иң актив башлыкларның берсе буларак танылды
Айдар Метшин
  • 17 Ноябрь 2020 - 14:30
  • Караулар: 55
Моношәһәрләрне үстерү фонды социаль челтәрләрдә иң актив башлык өчен онлайн-тавыш бирү уздырды. 40 дәгъвачы арасында Түбән Кама мэры Айдар Метшин да бар иде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Түбән Кама муниципаль районы башлыгы икенче урын алды. Бу хакта бүген, 17 ноябрьдә,  моношәһәрләрнең 2019 ел эшчәнлегенә йомгак ясаганда билгеле булды.

Исегезгә төшерик, бер ел элек Түбән Кама мэры инстаграмда үз сәхифәсен булдырды. Хәзерге вакытта Айдар Метшинның 12 мең язылучысы бар. Сәхифә - шәһәр башлыгының халык белән  аралашуы өчен тагын бер чара. Түбән Кама халкы Айдар Метшин куйган яңалыкларны кызыксынып укый, үз фикерен дә язып калдыра. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*