ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин муниципаль район башлыклары арасындагы медиарейтингта икенче урынны били
Айдар Метшин
  • 12 Август 2020 - 07:14
  • Караулар: 40
Айдар Метшин Татарстан районнары башлыклары арасында медиа-нәтиҗәлелек рейтингында икенче урын алды.

Гомумән алганда, Түбән Кама мэры республиканың 101 җитәкчесе арасында алтынчы урында тора.

Беренче урында -ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, икенчедә - Казан мэры Илсур Метшин, өченчедә - ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. Беренче унлыкка өч шәһәр башлыгы кергән: абыйлы-энеле Метшиннар һәм Әлмәт башлыгы Тимур Нагуманов (8 нче урында).

Промрейтинг төзегән исемлеккә министрлар, ведомство башлыклары, көч структуралары җитәкчеләре, республика әһәмиятендәге шәһәр мэрлары һәм муниципаль район башлыклары кергән. Исемлек 2020 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча төзелгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*