ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада төрек рецептлары буенча сөт продукциясе җитештерергә планлаштырыла
Айдар Метшин
  • 07 Август 2020 - 15:00
  • Караулар: 121
Түбән Камада яшәүчеләр төрек рецептлары буенча җитештерелгән сөт продукциясен татып карый алачак. Производство шәһәрдә ноябрь аенда ук эшли башларга мөмкин.

Үзенең «Чинар» проекты турында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы каршындагы Инвестицион советта катнашучыларга Нияз Нурмөхәммәтов сөйләде. Ул көнгә бер тонна сөт эшкәртергә планлаштыра, чималны бөтен Татарстаннан, шулай ук күрше Башкортстаннан җыячак. Брынза, йогырт, эремчек, әйрән һәм башка  милли рецептларның төгәл әзерләнүен Төркиядән баш инженер-технолог күзәтеп торачак.

Җитештерүне НКЦ базасында урнаштырырга планлаштыралар, завод 20 кешене эшле итәчәк. "Проект кечкенә, әмма тәмле", - ди елмаеп Айдар Метшин. "Кечкенә, әмма горур", - дип җавап бирде Тонга Нияз Нурмөхәммәтов.

Инвестицион советта катнашучылар бизнесменны хупладылар һәм ТОСЭР резиденты статусын алуда ярдәм итәргә килештеләр.  "Чикләүләр шартларында кече һәм урта бизнесның тотрыклы булуы бик мөһим, - дип ассызыклады Айдар Метшин. - Кызганычка каршы, аңа вазгыятьнең ничек тәэсир итүен күрәбез".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*