ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин 11 нче микрорайонда төзекләндерү эшләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде
Айдар Метшин
  • 29 Июль 2020 - 17:10
  • Караулар: 31
Түбән Камада «11 нче микрорайон» трамвай тукталышы павильоны һәм аның әйләнә-тирәсендә төзекләндерү эшләре башлана. 

Айдар Метшин микрорайонда төрле структура җитәкчеләре катнашында күчмә киңәшмә үткәрде, эшче төркем составына шулай ук шәһәр Советы депутаты Максим Сперанский да керде. Эш барышында әлеге тукталыш урынының, чыннан да, халык өчен куркыныч булуы, кичекмәс чаралар кылырга кирәклеге билгеләнде. Тукталыш урыны янәшәдәге 22 нче мәктәпкә йөрүче балалар өчен дә куркыныч.

Якын арада биредә ремонт эшенә керешәчәкләр. "Боларның барысын да яңа уку елы башланганчы эшләргә кирәк", - дип ассызыклады Айдар Метшин. Мэр тукталыштан мәктәпкә кадәр барлык җәяүлеләр маршрутын карап чыкты.

Шәһәр җитәкчеләре белән очрашуда 22 нче мәктәп бинасы  турында да сүз барды. Мәктәп периметры буенча барлык керү урыннары реконструкция таләп итә. Объектның үзәк ишек төбе дә ремонтланачак.  Моннан тыш, мәктәп территориясендә урнашкан футбол кыры да яңартылачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар