ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин «Юл» илкүләм проекты буенча эшләрнең барышы белән танышты
Айдар Метшин
  • 21 Июль 2020 - 15:22
  • Караулар: 100

Түбән Камада Шинчылар проспектындагы юл уңайлы транспорт артериясе булачак, ул автомобильчеләрнең генә түгел, велосипедчыларның да, җәяүлеләрнең дә мәнфәгатьләрен исәпкә алачак. Айдар Метшин бүген әлеге объектны үзгәртеп кору барышын, шулай ук Тынычлык-Корабельная урамында яңа юл чишелешен карап чыкты.

Бакый Урманче урамыннан Менделеев урамына кадәр Шинчылар проспектындагы бетон катламы соңгы елларда түбәнкамалыларның хакимияткә мөрәҗәгатьләре арасында иң күбе иде. Автомобильчеләр тигез булмаган юл буйлап бик авырлык белән үтәләр, ә «Гаилә» паркына килүчеләргә, төзекләндерелгән парк массивыннан проспектка чыккач, машиналар йөри торган юл буйлап барырга туры килә.

Хәзер барысы да үзгәрде. Ике чакрымга якын юл участогы безнең күз алдыбызда заманча ике якка да өчәр полосалы автомобиль юлына әверелә, бөтен озынлыгы буенча уңайлы велосипед юллары һәм тротуарлар салына, тиздән стильле фонарьлар урнаштырылачак, җәяүлеләр кичү урыннары җиһазландырылачак.

Болар барысы да «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында булдырыла.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*