ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада "Бердәм Россия"нең 34 нче конференциясе узды
Айдар Метшин
  • 09 Июль 2020 - 10:23
  • Караулар: 100
Түбән Камада «Бердәм Россия»нең 34 нче конференциясенең икенче этабы узды. Аның эшендә партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Азат Бикмурзин һәм Руслан Гыйззәтуллин, җирле депутатлар, авыл җирлекләре башлыклары, партия әгъзалары һәм тарафдарлары катнашты.

Новый состав: в Нижнекамске состоялась 34 конференция «Единой России»

Конференцияне җирле бүлекчә секретаре Айдар Метшин алып барды. Ул алдагы бурычлар турында сөйләде, сайлау алды программасына  киңрәк тукталды. Муниципаль сайлауларда депутатлыкка кандидатларның яңа составын тәкъдим итү фикер алышу өчен төп мәсьәлә булды. Күпчелек тавыш белән тәкъдим ителгән состав кабул ителде.
Новый состав: в Нижнекамске состоялась 34 конференция «Единой России»

Бердәм тавыш бирү көне 13 сентябрьдә узачак. Бу көнне муниципаль район территориясендә ТР Президентын сайлау, җирле совет депутатларын сайлау һәм РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлау узачак. Соңгысы депутат Айрат Хәйруллинның фаҗигале үлеме белән бәйле.

Новый состав: в Нижнекамске состоялась 34 конференция «Единой России»

"Түбән Камада   депутатлар корпусы һәрвакыт көчле булды, - дип билгеләде Айдар Метшин. – Комиссияләрдә медицина, мәгариф, мәдәният, бизнес, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре актив эшли. Партиядәшебез,  иң тәҗрибәле һәм хөрмәтле хезмәттәшебез -  Нина Федоровна Буханова. Быел ул тугызынчы чакырылышны тәмамлый. Безнең арада яшь депутатлар да бар,  бу аеруча шатландыра".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар