ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Шәһәр хакимияте һәм депутатлар катнашында иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча күчмә киңәшмә үтте
Айдар Метшин
  • 22 Июнь 2020 - 08:17
  • Караулар: 86
Якын арада Түбән Камада тагын ике яңа иҗтимагый киңлек булдырылачак. Сүз 33 нче мәктәп территориясендә зур универсаль спорт мәйданчыгы төзү һәм Тукай урамындагы 6 нчы мәктәп янындагы паркны төзекләндерү турында бара. Шәһәр округлары буенча депутатлар һәм  җитәкчелек адресына территорияне тәртипкә китерү үтенече белән түбәнкамалылар мөрәҗәгать итте.

Проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге «Татнефть» компаниясе ярдәме белән һәм  шәһәр Советы, ТР Дәүләт Советында түбәнкамалыларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутатлар программасы буенча туды.

Шушы көннәрдә биредә микрорайонда яшәүчеләр, шәһәр хакимияте һәм депутатлар катнашында күчмә киңәшмә узды, планнар буенча фикер алышу булды. Шулай итеп, проект буенча 33 нче мәктәп янында  җиңел атлетика стадионы, озынлыкка сикерү өчен мәйданчыклар, балалар спорт мәйданчыгы, футбол кыры, урам тренажерлары урнаштыру каралган. Беренче этап 2020 елның 1 сентябренә тапшырылачак.

 6 нчы  мәктәп янында быел зур уен комплексын төзү башланачак, ә инде парк зонасын төзекләндерү   2021 елда махсус программа кысаларында дәвам итәчәк. Мәктәп янында урнашкан хоккей мәйданчыгын да тәртипкә китерәчәкләр.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*