ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин бүген Николай Зеленов каберен зиярәт кылды
Айдар Метшин
  • 28 Май 2020 - 09:19
  • Караулар: 81
Бүген Николай Зеленовның тууына 88 яшь тулды. Түбән Каманың мактаулы гражданины каберенә Айдар Метшин иртән чәчәкләр салды.

Николай Зеленов – Татарстанда шин җитештерүгә нигез салучы, аны 27 ел җитәкләгән. Түбән Кама заводы төзелеш күләмнәре, сроклары буенча гына түгел, ә җитештерү куәтләрен үзләштерү темплары буенча да бөтен ил өчен үрнәк булды.

Николай Александрович җитәкчелегендә ике шин заводы төзелде, беренче реконструкция ясалды, Италия фирмасы җиһазлары урнаштырылды, югары тизлекле радиаль шиннар чыгару буенча масштаблы программа башланды. Фирманың товар логотибын ("КАМА") булдыру, Түбән Камада тулы металл кордлы шин җитештерү заводын төзү дә аңа карый.

Николай Зеленов Түбән Каманың социаль өлкәсенә дә игътибар итте: "Чайка" балалар лагере һәм "Юбилейный" спорт сарае, санаторий һәм ял базасы, сырхауханә, торак йортлар һәм балалар бакчалары төзелеше аның ярдәме белән, аның контроле астында барды.

Николай Зеленов шәһәр халкы күңелендә якты эз калдырды. Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Шинчылар проспектында мактаулы гражданин исемендәге сквер булдырылачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*