ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Михаил Чибиревны 90 яшьлек юбилее белән котлады
Айдар Метшин
  • 27 Май 2020 - 15:48
  • Караулар: 73
"Түбән Каманың яшь буыны исеменнән Сезнең алда баш иябез һәм чиксез рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез", - дип мөрәҗәгать итте бүген Айдар Метшин Михаил Чибиревка, ветеранны 90 яшьлеге белән котлап.

Юбилей медален һәм бүләк тапшырганнан соң, Түбән Кама мэры ветеранның ТАССР оешуның символик көнендә, бары 10 елга соңрак тууын билгеләп үтте.

Михаил Чибирев Минзәлә районының Яңа Маҗын авылында эшче крестьян гаиләсендә туа. Сугыш башлангач, 11 яшьлек бала җилкәсенә колхоз эшенең бөтен авырлыгы төшә, иртәдән кичкә кадәр кырда эшләргә туры килә. Олы абыйсы һәм әтисе армиягә алына, әмма аларга туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмый, Украина җирендә ятып калалар.



Бары тик 4 сыйныф кына укып өлгергән Михаил Чибирев 1948 елда армиягә алына. 6 елдан соң гына хәрби хезмәттән кайта. Зоотехник булып эшләүче Румия Егоровна белән тормыш корып җибәрә. Бер кыз, ике ул үстерәләр. Алар инде менә 63 ел бергә.

1965 елда Чибиревлар Түбән Камага күченә.Михаил Григорьевич -ПАТП – 1дә шофер, ә хатыны Румия Егоровна горпищеторгта эшли.

Биш онык һәм өч оныкчыклары бар. Бүгенге юбилейны алар үзләренең зур һәм тату гаиләләре белән каршылыйлар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*