ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Курган өлкәсе вәкилләре булып китте
Айдар Метшин
  • 18 Февраль 2020 - 14:36
  • Караулар: 101

Түбән Камада эш визиты белән Курган делегациясе булып китте. Очрашу  темасы  иҗтимагый киңлекләрне яңарту мәсьәләсе буенча фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу булды.

Курган ягын Курган, Шадринск, Далматовский районы башлыклары тәкъдим итте. Алар Айдар Метшин белән аралаштылар, парк һәм скверларда, «Велики» музеенда, Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, Кама яр буенда булдылар.

Республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында тупланган җирле тәҗрибә Россия төбәкләре өчен үрнәк булып тора.

Набраться опыта: в Нижнекамске побывала делегация их Кургана

Түбән Камада беренчеләрдән булып, 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркы төзекләндерелде. Яңартылган шәһәр китапханәсе белән бергә парк бердәм комплекска әйләнде. Объект кунаклар тарафыннан зур кызыксыну уятты. Парктагы әкият персонажларын күреп, алар хәтта Тукай әкиятләренең эчтәлеген дә сораштылар.

    Набраться опыта: в Нижнекамске побывала делегация их Кургана

Кунаклар шактый катгый бюджет кысаларында мондый гүзәллекне ни рәвешле тудырып булуы турында да кызыксынды. Айдар Метшин кайбер проектларга эшмәкәрләр ярдәм итүен әйтеп узды, мәсәлән, Кама яр буенда кече архитектура формалары эшмәкәрләр ярдәме белән куелды.

«Яңа иҗтимагый киңлекләр булдырып, без күп эшне әле беренче тапкыр гына башкардык, - дип белдерде Түбән Кама мэры. - Беренче тапкыр территорияләрне шәхси инвестицияләрне җәлеп итеп, инфраструктура объектлары белән тулыландыру мәсьәләсен хәл иттек. Шул рәвешле, инвесторлар ярдәме белән паркта җәмәгать туклануы нокталары, спорт инвентаре прокаты пунктлары эшли, менә дигән аттракцион – күзәтү тәгәрмәче төзелде, актив ял итү өчен шартлар тудырылды».

Набраться опыта: в Нижнекамске побывала делегация их Кургана

«Түбән Камада парк зоналары шәһәргә нигез салынганнан бирле булдырыла, - дип әйтеп узды Айдар Метшин «Гаилә» паркында. - Әмма менә без төзекләндерү эшләренә 2016 елда гына керештек. Каенлык -  паркның төп бизәге – 50 ел элек утыртылган, һәм бу без төзекләндергән искиткеч территория. Шул ук вакытта без,  ярты гасырдан соң түбәнкамалылар яшел шәһәрдә яши алсын өчен,  хәзер шәһәрнең барлык районнарында яшь агачлар утырту белән актив шөгыльләнәбез».

Түбән Кама мисалында Курган кунаклары өйрәнгән тагын бер мәсьәлә «Безнең ишегалды»  программасы. Проект 2017 елда бездән башланып китте, ул вакытта Түбән Камада Яшьлек урамында биш йортны берләштергән ишегалды төзекләндерелде.

Музей Ахсана Фатхутдинова на набережной

Монда йортлар белән бергә ишегалды да ремонтланды: аның ни рәвешле буласын биредә яшәүчеләр үзләре хәл итте.  

Музей велосипедов

Курган делегациясе ишегалдын карап чыкты һәм йортларның подъездларында булып, моның төзекләндерүнең искиткеч үрнәге булуын билгеләп үтте. «Татарстан иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өлкәсендә күп кенә төбәкләрне узып китте, - дип бәяләде Курган шәһәренең архитектура һәм төзелеш департаменты башлыгы Елена Иванова. - Ә Түбән Кама бу җәһәттән аеруча аерылып тора. Сезнең шәһәрегез искиткеч һәм  мондый проектларны тормышка ашырып, сез булдырасыз!»

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*