ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кама Артегында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар ял итте
Балалар
  • 15 Октябрь 2020 - 12:19
  • Караулар: 131
ДЦП диагнозы белән сигез бала әти-әниләре белән бергә «Кама Артегы» яшьләр ялы үзәгендә ике көн уздырдылар.

Лагерь балаларны аеруча җылы каршы алды. Биредә балалар рәхәтләнеп ял итеп кенә калмадылар, мастер-классларда да катнаша алдылар. Алар зур кызыксыну белән Эбру – суда рәсем ясау техникасында иҗат иттеләр. Балалар өчен дәресне «Ялкын» яшүсмерләр клубы педагоглары үткәрде.

Әниләр дә үзләре өчен файда белән вакыт үткәрделәр. Алар янына очрашуга Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Рита Медведева килде. Ул респиратор авыруларны, коронавирус йогышын профилактикалау турында искә төшерде. Рита Медведев шулай ук инвалид балаларга тернәкләндерү һәм медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлекләре турында сөйләде.

Түбән Кама хәйриячеләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләренә ял итү чыгымнарын үз өстенә алды.

Яшьләр ял үзәге директоры Екатерина Юртаева билгеләп үткәнчә, мондый кунакларга алар һәрвакыт шат.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*