ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин: "Түбән Каманың киләчәге сезнең кулларда! "
Балалар
  • 01 Июнь 2020 - 08:02
  • Караулар: 109

Кадерле балалар, шәһәр һәм районыбызның яшь буын вәкилләре!

Сезне чын күңелдән җәйнең иң шатлыклы һәм якты бәйрәме – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!

Балачак - һәркем тормышында гаҗәеп чор, якты төсләр һәм хыяллар белән тулы бер дөнья.

Без, өлкәннәрнең бурычы - һәр баланың чын-чынлап бәхетле булуы, ярату, кайгыртучанлык һәм үзен аңлауны тоеп үсүе өчен мөмкин булганның барысын да эшләү. Моның башлангычы - әлбәттә, гаиләдә. Иң якын кешеләре янында гына бала үзен сөекле итеп тоя. Нәкъ менә балачактан кешедә шәхес сыйфатлары салына, бала үзенә алдагы тормышында дәвам итәчәк гаилә традицияләрен сеңдерә башлый.

Кадерле балалар, Түбән Каманың киләчәге сезнең кулларда! Без сезнең җиңүләрегез һәм казанышларыгыз белән горурланабыз һәм аларга сөенәбез. Сез талантлы, актив, белемле, инициативалы, һәм мин сезнең һәрвакыт шундый булып калуыгызны телим!

Алда сезне җәйге каникулның искиткеч матур чоры көтә, ул күңелле һәм актив узар дип ышанам.

Яшь түбәнкамалыларга шатлыклы, борчу-мәшәкатьсез һәм бәхетле балачак телим. Һәрбер йорт балалар тавышыннан яңгырап, елмаюлардан балкып торсын.

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*