ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ВИДЕО: Түбән Кама кызы үз-үзеңне изоляцияләү турында җыр яздырган
Балалар дөньясы
  • 17 Апрель 2020 - 07:59
  • Караулар: 51

Түбән Кама кызы Әминә Әмирова үз-үзеңне изоляцияләү турында җыр яздырган. Бу хакта НТР хәбәр итә.

Җырны Instagram социаль челтәрендәге аккаунтында, Youtube каналында кызның әтисе-Түбән Камада танылган музыкант Руслан Әмиров тәкъдим иткән.

 

Әтисе сүзләренә караганда, Әминә 37 нче мәктәпнең 5в сыйныфында укый. Ул “Нардуган” студиясендә бию белән шөгыльләнә, шулай ук 4 нче балалар музыка мәктәбенә вокал классына йөри. Ул "Татармультфильм" студиясе өчен дә тавыш яздыруда катнашкан.

Руслан Әмиров үзе шин заводында покрышкалар җыючы булып эшли. Эштә чагында да әлеге роликны ничек төшерү турында уйлап йөргән, өенә кайткач, кызы белән бергәләп җырның сүзләрен язганнар, видеоролик төшергәннәр.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*