"Бердәм Россия” партиясе ел саен үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясен башлап җибәрде. Аның максаты - аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга, тәрбиягә алган балаларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына адреслы ярдәм күрсәтү.
Һәркем үз өлешен кертә һәм канцелярия товарлары, рюкзаклар, мәктәп формасы һәм аяк киемнәре, иҗат өчен җыелмалар һәм спорт инвентарен түбәндәге төп пунктларга китерә ала:
• «Бердәм Россия» җирле бүлекчәсе штабы (Студентлар ур., 9)
• «Милосердие» үзәге (Кайманов ур., 16А)
• "Кванториум" (Актүбә ур.,4)
• «Автошәһәрчек» уку корпусы (Яшьлек ур., 36,г)
Шулай ук, шәһәрнең һәм районның теләсә кайсы мәктәбенә уку кирәк-яраклары алып килеп, акциягә кушылырга мөмкин.

