ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
KAMA TYRES шин комплексы беренче тапкыр үз хезмәткәрләре өчен масштаблы гаилә фестивале уздырды
Балалар
  • 05 Июль 2025 - 18:25
  • Караулар: 229

KAMA TYRES шин комплексы үз хезмәткәрләре өчен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган беренче масштаблы гаилә фестивале үткәрде. Бәйрәмдә Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев та булды.

Шинный комплекс KAMA TYRES впервые провел масштабный семейный фестиваль для своих сотрудников

«Шинник» спорт комплексы территориясендә төрле мастер-класслар, уен активлыгы, ял итү зоналары, батут комплекслары, интеллектуаль конкурслар һәм викториналар оештырылды. Сәхнәдән бәйрәм кунакларын иҗат коллективлары котлады, һәр ноктада аниматорлар эшләде.

Шинный комплекс KAMA TYRES впервые провел масштабный семейный фестиваль для своих сотрудников

Радмир Беляев KAMA TYRES генераль директоры Игорь Прокопьев белән бергә бәйрәм мәйданчыкларын карады. Алар компания продукциясе күргәзмәсенә һәм Түбән Камада җитештерелгән шиннар кулланучы КАМАЗ-мастер командасы экспозициясенә аерым игътибар бирделәр.

Шинный комплекс KAMA TYRES впервые провел масштабный семейный фестиваль для своих сотрудников

"Түбән Камада яшәүчеләрнең барысы исеменнән дә KAMA TYRESка әлеге чараны оештырган өчен рәхмәт белдерәсем килә. Ул беренче тапкыр уздырыла, әмма бу фестиваль яхшы традициягә әверелер һәм үсәр генә дип уйлыйм. Шәһәрнең һәм зур сәнәгатьнең дус командада яшәве, ә KAMA TYRES компаниясенең резинасы – Түбән Каманың горурлыкларының берсе», - дип билгеләде Радмир Беляев.

Шинный комплекс KAMA TYRES впервые провел масштабный семейный фестиваль для своих сотрудников

Ул предприятие хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга республикадан Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^