Түбән Камада «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы тәмамланды. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр сафка әзерлек, беренчел ярдәм күрсәтү күнекмәләре, урында ориентлашу, автоматны сүтү-җыю һәм башкалар буенча ярыштылар.
Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгеләр булды:
Өлкән категория – «Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы»
Урта категория – «Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы»
Кече категория – «29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Җиңүчеләр уенның зона этабында Түбән Кама данын яклаячак.