ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Нефтехимик Илгиз Нәбиуллин республика конкурсының берьюлы ике юнәлешендә җиңү яулаган
Бәйгеләр
  • 24 Ноябрь 2020 - 10:07
  • Караулар: 102

«Түбән Кама Нефтехим» фәнни-технологик үзәгенең углеводородларны тикшерү лабораториясе инженер-технологы Илгиз Нәбиуллин республика конкурсының берьюлы ике юнәлешендә җиңү яулаган. Ул иң яхшы рационализатор һәм уйлап табучы буларак танылган.

«Түбән Кама Нефтехим»да 5 ел эшләү дәверендә Илгиз үзенең иҗади потенциалын күрсәтеп өлгергән. Ул Казан федераль университетында югары белем алган, шунда ук фәнни эшчәнлектә беренче адымнар ясаган. «Фәнгә мәхәббәтне миңа КФУ укытучылары салды. Студент елларында ук фәнни конференцияләрдә катнаштым, мәкаләләр яза башладым һәм моны эшкә кергәч тә дәвам иттем, - ди Илгиз Нәбиуллин. - Бик дустанә, ярдәмчел коллектив. Фәнни үзәктә эшләү үз мөмкинлекләреңне тормышка ашырырга этәргеч бирә, һәм без үз эшебезнең нәтиҗәләрен күрә алабыз».

Конкурска Илгиз олигомерлар һәм гликольләр заводында кертелгән ике юнәлешне тәкъдим иткән. Беренче юнәлеш завод эшчеләренә КДИ-М катализаторын кулланып, эксплуатация күрсәткечен яхшыртырга ярдәм иткән.

 

Икътисадый яктан нәтиҗә 5 млн сумнан артып киткән. «Уйлап табу» юнләлешендә яшь нефтехимик изопрен җитештерүдә икътисадый күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлдерелгән техник чишелешләр тәкъдим иткән.

Тулаем алганда, соңгы елларда углеводород лабораториясе коллективы катализаторның сыйфатын шактый тотрыклыландыра, характеристикаларын яхшырта һәм аларны техник шартларга җиткерә алган.

 

 

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*