ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Илкүләм проектлар бәйгесендә катнашырга чакырабыз
Бәйгеләр
  • 03 Октябрь 2020 - 13:46
  • Караулар: 178
Татарстан фотографлары «Илкүләм проектлар: «Татарстан 2020» фотобәйгесендә катнаша ала. Бәйге нәтиҗәләре буенча татарстанлылар республикада илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын күрә алсын өчен,  районнарда зур фотокүргәзмәләр оештырылачак. 

Бәйге берничә этапта уза, аларның йомгаклары буенча жюри җиңүчеләрне ачыклаячак.

Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә үз көчләрен сыный ала: «Элек юк иде», «Кунакка чакырабыз», «Чишелеш бар», «Туры караш», «Объективта — балалар», «Һәркемнең мәнфәгатен кайгыртып, республика иминлеге өчен».

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак. Иң яхшы эшләр республиканың басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак, шулай ук Татарстандагы күргәзмә мәйданчыкларына да җибәрәчәкләр. 

Нигезләмә белән танышып,  фоторәсемнәрне  15 октябрьгә кадәр  tuban-kama@tatarstan.er.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*