ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгына конкурс үтте
Бәйгеләр
  • 12 Август 2020 - 13:04
  • Караулар: 56

Түбән Камада «Автоледи» конкурсы үтте.


Нәтиҗәдә, Гран-прига ерак юлларга йөреп эшләүче Ольга Воронцова ия булды. Ольганың конкурста беренче генә катнашуы түгел, әмма ул һәрвакыт үз-үзен шулай сынап карарга тырыша, билетларга бер минут эчендә җавап бирә.

Беренче урынга һәм "Фигуралы йөрү" этабында иң яхшы” исеменә 50 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Алия Хәсәнова лаек булды. Ул үз балаларын һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне дә юлларда сак булырга өйрәтә.


Икенче урынны Анастасия Плеханова алды. ЮХИДИдә күп еллар эшләсә дә, ул әлегә кадәр конкурста катнашырга җөрьәт итмәгән. Быел, ниһаять, катнашырга булган.

Анастасия Новикова - өченче урында. Ул әлегә декрет ялында. “Конкурсныж файдалы булуына иманым камил: машина йөртү осталыгын арттырасың, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерәсең", - дип саный Анастасия.

“Юл йөрү кагыйдәләре” этабында иң яхшысы булып, Айсылу Шакирова танылган. Ул әле 3 атна элек кенә машина йөртү таныклыгы алган.


Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе “Джек” автомәктәбенә, “Эверест групп” сервис үзәгенә, “Хостел НК” оешмасына конкурсны үткәрүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерә. Конкурс партнерлары җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләккә сертификатлар да тапшырды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*