ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада “Автоледи -2020” муниципаль бәйгесе үтәчәк
Бәйгеләр
  • 28 Июль 2020 - 15:58
  • Караулар: 41

Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге «Автоледи - 2020» машина йөртү осталыгы конкурсына гаризалар кабул итә башлый.

Конкурста катнашу өчен 8 августка кадәр 8(8555)39-16-50 телефоны яки gibdd_nk@mail.ru электрон адресы аша гариза бирергә кирәк.

«Хатын-кызлар автомобильне ир-атларга караганда яхшырак, куркынычсызрак һәм тынычрак йөртә, аварияләргә сирәгрәк очрый: белгечләрнең соңгы тикшеренүләре әнә шундый. Автомәктәптә укытучылар төркемнәрдә ир-атларга караганда хатын-кызлар күбрәк булуын билгеләп үтә. Руль артындагы хатын-кызлар саны ир-ат шоферлар саны белән тигез диярлек. Хатын-кызлар ирләр белән беррәттән автоклубларга йөри, тюнинг һәм автотавышка багышланган ярышларда, чараларда катнаша», - ди бәйгене оештыручылар.

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*