ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Халык һөнәрчелеге өлкәсендә эшләүчеләргә грант биреләчәк
Бәйгеләр
  • 20 Июль 2020 - 16:52
  • Караулар: 57

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 2020 елның 20 июленнән 20 августына кадәр халык һөнәрчелеге өлкәсендә эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына  ярдәм итү максатыннан бирелә торган ТР Хөкүмәте грантлары өчен гаризалар кабул ителә.

Конкурста катнашу өчен халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, шәхси эшкуарлар чакырыла.

Гаризалар Казан ш., Пушкин ур., 66/33 йорт адресы буенча 113 кабинетта кабул ителә. (Элемтә өчен: Инсапова Гүзәл Мансур кызы, (843) 264-75-14, g.insapova@tatar.ru

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*