Түбән Кама 2019 елгы рейтинг нәтиҗәләре буенча яшәү өчен иң уңайлы булган 55 моношәһәр арасына керде. Индекс ел саен Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан РФ Хөкүмәте белән берлектә төзелә.

Экспертлар төп игътибарны моношәһәрләрдә иҗтимагый киңлекләр: паркларны, скверларны, урамнарны һәм яр буйларын төзекләндерүгә биргән. Тулаем алганда, индекс алты критерий нигезендә формалаштырылган: куркынычсызлык, уңайлылык, экология һәм сәламәтлек, тәңгәллек һәм төрлелек, әйләнә-тирәлекнең заманчалыгы һәм актуальлеге, идарә итү нәтиҗәлелеге.

"Рейтинг нәтиҗәләре буенча моношәһәрләрнең якынча 20% ы халык өчен уңайлы дип табылды. Димәк, аларда шәһәр мохитенең сыйфаты һәм иминлеге даими рәвештә яхшыра, шәһәр икътисады актив үсә, без "шәһәр-завод"төшенчәсеннән китә барабыз. Үзгәрешләрне һәр кешенең тоюы мөһим. Без шундый нәтиҗәләргә омтылырга тиеш", - дип билгеләп үтте Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева.