ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
"Геройлар янәшәдә" конкурсы: түбәнкамалылар якташларының батырлыклары турында сөйли алалар
Бәйгеләр
  • 11 Апрель 2025 - 15:52
  • Караулар: 30

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татарстан китап нәшрияты» ДУП патриотик юнәлештәге «Геройлар яңашәдә» – «Герои рядом» әдәби конкурсы башлануы турында игълан итәләр.

Әлеге конкурс – Түбән Кама авторлары өчен махсус хәрби операция барышында үзләрен күрсәткән якташларыбызның фидакарьлеге, батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек.

2022 елдан татар яки рус телләрендә язылган әдәби әсәрләр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:
• Повесть
• Хикәя
• Поэма яки шигырьләр циклы
• Очерк
Катнашуга гаризалар 2025 елның 30 апреленә кадәр түбәндәге электрон почта адресы буенча кабул ителә: litkonkurs.tatmedia@mail.ru. “Герой янәшәдә” патриотик юнәлештәге ачык әдәби конкурс" билгесен куярга онытмагыз. Тулырак мәгълүмат белән конкурс нигезләмәсендә танышырга мөмкин: tatmedia.tatarstan.ru/file/tatme...
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^