ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Профессионалитет» студентлары «Киләчәк һөнәрләре» фотоконкурсына чакырыла
Бәйгеләр
  • 27 Март 2025 - 09:00
  • Караулар: 36

«Профессионалитет» федераль проекты кластерлары студентлары «Киләчәк һөнәрләре» фотографияләр конкурсында катнаша ала. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Узган елгы конкурста җиңүчеләр арасында «Түбән Кама индустриаль техникумы» да бар иде.

Конкурсның максаты – эшче һөнәрләрнең һәм белгечлекләрнең абруен күтәрү, шулай ук «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проектын популярлаштыру.

Фотоэшләр икътисадның төп тармакларында бәяләнәчәк: җиңел сәнәгать, тимер юл транспорты, авыл хуҗалыгы, металлургия, химия тармагы, машина төзелеше, тау-чыгару тармагы, атом тармагы, фармацевтика тармагы, транспорт тармагы һәм башкалар.

Конкурска 3 жанрда башкарылган фотоэшләрне тәкъдим итәргә була: индустриаль фотография, портрет һәм репортаж. Һәр номинациядә экспертлар яшь белгечне, белем бирү процессын һәм «Профессионалитет» инфраструктурасын аеруча ачык, креатив һәм заманча тәкъдим иткән 1 җиңүчене сайлап алачак.

Гаризалар 20 апрельгә кадәр кабул ителә. Конкурсның техник таләпләре һәм шартлары белән бәйгенең рәсми битендә танышырга була.

«Киләчәк һөнәрләре» конкурсында җиңүчеләрне 2025 елның 30 маенда игълан итәчәкләр. Аларның эшләре федераль массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар сериясендә кулланылачак, ә кадрдагы студентлар «Профессионалитет» йөзләре булачак. Җиңүче-кластерлар оештыручыдан рәхмәт хатлары алачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^