ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада этномәдәни фестиваль-конкурс узачак
Бәйгеләр
  • 18 Ноябрь 2022 - 10:00
  • Караулар: 294

Түбән Камада «Дуслык хороводы» этномәдәни фестиваль-конкурсы узачак. Ул Россия халыкларының Мәдәни мирасы елына багышланган.

Шәһәрнең «Дуслык хороводы» этномәдәни фестиваль-конкурсы «ЭтноSTYLE - ул безнең стиль!» Түбән Кама химия-технология институты һәм Түбән Каманың «Урал» Башкорт милли-мәдәни автономиясе тарафыннан Президент грантлары Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Конкурс ике номинация буенча үткәрелә: 

1. Халык биюе.

2. Фольклор биюе.

Өч  категория буенча:

1. Урта төркем: 10-12 яшь.

2. Яшүсмерләр төркеме: 13-16 яшь.

3. Зурлар  төркеме: 17 яшь һәм аннан да артык.

Барлыгы ике этап планлаштырыла: I этап - 27 ноябрьгә кадәр гаризалар кабул итү, II этап -  гала-концерт уздыруны һәм җиңүчеләрне бүләкләүне күздә тота.

Конкурста катнашу бушлай, керү взнослары алынмый. Һәр коллектив өчен түбәндәге таләпләрне үтәү мәҗбүри шарт булып тора:

1. 2022 елның 27 ноябренә кадәр катнашучының гаризасы электрон почтага җибәрелә: uvrmp.nchti@gmail.com

2. Гариза белән бергә (2 нче кушымта) катнашучылар исемлеге җибәрелә.

3. Яхшы сыйфатлы номер фонограммасы тапшырыла.

4. Чыгышның видеосы җибәрелә.

 

Алмаз Фаттахов фотосы

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*