Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 9 дней
Социаль яклау идарәсе
8(8555) 45-43-86
Эш вакыты: 08:00-17:00
  • пн
    08:00-17:00
  • вт
    08:00-17:00
  • ср
    08:00-17:00
  • чт
    08:00-17:00
  • пт
    08:00-17:00
  • сб
  • вс
Тынычлык ур.,60
Картаны ябу
Оешма турында

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау  министрлыгының Түбән Кама муниципаль районындагы  социаль яклау идарәсе

-         Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәрендә яшәүче төрле категория кешеләренең  социаль-икътисадый шартларын өйрәнә;

-         социаль проблемалар, шул исәптән миграция һәм  демографиягә караган мәсьәләләрне ачыклый;

-         Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәрендә яшәүчеләрнең социаль яклауның кайсы төрләренә ихтыяҗы булуын өйрәнә;

-         оештыру-хокукый форма һәм ведомствосына карамастан, социаль хезмәтләр күрсәтүче барлык учреждениеләр эшчәнлеген координацияләүне тормышка ашыра;

-         халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүче  учреждениеләр белән оештыру-методик яктан җитәкчелек итә, шул исәптән, эшчәнлектә яңа метод һәм формалар куллану, яңа социаль технологияләрне үзләштерү һәм бюджеттан тыш юнәлешләр үсеше белән идарә итә;

-         инвалидлар һәм инвалид балаларны тернәкләндерүдә шәхси программаларны гамәлгә ашыру эшенә күзәтчелек итә;

-         инвалидларны тернәкләндерү өчен кирәк булган чаралар, шул исәптән, протез-ортопедия җиһазлары, производство һәм көнкүрештә хәрәкәтләнү өчен кирәк булган җайланмалар белән тәэмин итү эшен оештыра, әлеге эшнең хисабын алып бара;

-         ветераннар, инвалидлар һәм инвалид балалар, күп балалы һәм азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче, опекада булган балаларның ялын һәм сәламәтләнүләрен оештыра, дәүләт ярдәменә мохтаҗ затлар белән эшли;

-          җирле үзидарә органнарының  инвалидлар өчен уңай мохит тудыруга багышланган чараларында катнаша. 

Җамалиева Гөлсирин Мияссәр кызы
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Түбән Кама муниципаль районында социаль яклау идарәсе башлыгы
адрес: Тынычлык ур.,60
телефон: 8(8555) 45-43-86
e-mail: socz37@yandex.ru
Структур бүлекчәләр