Рус Тат
Мәгариф идарәсе
8 (8555) 47-30-37
Эш вакыты: 08:00-17:00
  • пн
    08:00-17:00
  • вт
    08:00-17:00
  • ср
    08:00-17:00
  • чт
    08:00-17:00
  • пт
    08:00-17:00
  • сб
  • вс
Актүбә ур.,6
Картаны ябу
Оешма турында

 “Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе” муниципаль бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының  структур бүлекчәсе булып тора.

Идарәнең төп бурычлары:

Татарстан Республикасы хакимият органнары вәкаләтләренә караган  төп гомуми белем бирү программалары, шулай ук адаптив гомуми белем бирү программалары нигезендә түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирүне оештыру, өстәмә белем бирүне оештыру, педагогларга методик ярдәм күрсәтүне оештыру, балалар һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклау һәм тәэмин итү, Түбән Кама муниципаль районы җирлегендә балалар белән эш чараларын оештыру мәсьәләләрен хәл итү.

Идарәнең вәкаләтләре:

1) гражданнарның белем алуда, шул исәптән туган телдә, конституцион хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру;

2) Түбән Кама муниципаль районы җирлегендә өстәмә белем бирүне (региональ әһәмияткә ия оешмаларны санамыйча) оештыру;

3) муниципаль белем бирү оешмалары биналарын тотуны, аларның тирә-юнен  тәртиптә тотуны тәэмин итү;

4) муниципаль белем бирү оешмаларында укучыларны һәм тәрбияләнүчеләрнең туклануын  тәэмин итү;

5) дәрестән тыш һәм каникул вакытында укучыларның ялын, сәламәтләндерү, хезмәт һәм мәшгульлеген оештыру;

6) муниципаль белем бирү оешмаларын ачу, ябу, үзгәртү чараларын башкару;

7) муниципаль белем бирү оешмалары эшчәнлеген көйләү һәм  контрольдә тоту;

8) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә, мәгариф үсешенә багышланган чараларны оештыруда катнашу;

9) конференция, киңәшмә, очрашулар һәм идарә вәкаләтләренә караган башка чаралар оештыру;

10) гамәлдәге нигезләмәгә таянып, мәгълүмати-пропаганда чаралары оештыру;

11) халыкка белем бирү хезмәте күрсәтүдә  муниципаль программалар булдыру,  программа проектларын раслау өчен тәкъдим итү;

12) белем бирүнең сыйфатын контрольдә тоту;

13) гражданнарның үз туган телендә белем алуы өчен шартлар тудыру;

14) физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләргә белем бирүне оештыру;

15) Түбән Кама муниципаль районы җирлегендә мәгприф өлкәсенә караган сәламәтләндерү лагерьлары һәм башка оешмалар булдыру һәм алар эшчәнлегенә булышлык күрсәтү;  

16) балаларның ялын оештыру һәм аларны сәламәтләндерү өчен шартлар тудыру;

 17) мәгариф өлкәсендә дәүләт статистикасы мәгълүматлары әзерләү;

18) муниципаль белем бирү оешмаларында оештыру-методик җитәкчелек эшен оештыру; укытуны матди-техник яктан тәэмин итү;

19) Түбән Кама муниципаль районы җирлегендә мәгариф оешмалары челтәрен җәелдерү;

 20) башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем алырга тиешле балаларның исәбен алып бару, муниципаль белем бирү оешмаларын шәһәр территорияләренә беркетү;

 21) өзлексез белем бирү һәм тәрбия, өстәмә белем бирү,  балаларны сәламәтләндерү, хезмәт һәм мәшгульлеген оештыру;

22) дәүләти һәм дәүләти булмаган мәгариф системаларының  үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү;

23) “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы 2012 елның 29 декабрь N 273-ФЗ  7нче маддәсе нигезендә, мәгариф өлкәсендә дәүләт вәкаләтләре үтәлешен тәэмин итү;

24) гражданнарның язма яки телдән мөрәҗәгатьләрен кабул итү, алар буенча карарлар чыгару һәм күрсәтелгән вакыт аралыгында җавап бирү;

25) балигъ булмаганнарның күзәтчесез калуы һәм хокук бозуларын булдырмау эшен алып бару;

26)балалар иҗтимагый берләшмәләренә булышлык итү, балаларның рухи һәм физик үсешенә тәэсир итү, аларда сәламәт яшәү рәвеше, гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү эшләрен тормышка ашыру;

 27) җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе белән мәгариф системасына караган мөлкәт белән идарә итүдә килешү булдыру;

28) Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф өлкәсенә караган норматив-хокукый актлар проектларын әзерләүдә катнашу;

29) идарә вәкаләтләре белән бәйле, шул исәптән, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты исеменнән дә, бәхәсле мәсьәләләрдә судларда катнашу (дәгъва бирү);

30) мәгариф өлкәсендә  югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләрне хөкүмәт бүләкләренә, матди һәм мораль бүләкләүләргә тәкъдим итү;

31) закон нигезендә вәкаләтләргә туры килгән башка вазыйфаларны башкару.

Матюшин Вадим Николаевич
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе башлыгы
адрес: Актүбә ур.,6
телефон: 8(8555) 47-30-37
e-mail: obraz.upr@tatar.ru
Структур бүлекчәләр