Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 9 дней
Иҗтимагый оешмалар белән элемтә hәм милли мәсьәләләр бүлеге
8(8555) 43-08-15
  • 8(8555) 42-40-11
Эш вакыты: 08:00-17:00
  • пн
    08:00-17:00
  • вт
    08:00-17:00
  • ср
    08:00-17:00
  • чт
    08:00-17:00
  • пт
    08:00-17:00
  • сб
  • вс
Актүбә ур., 6, 103нче бүлмә
Картаны ябу
Оешма турында

Иҗтимагый оешмалар белән элемтә  hәм милли мәсьәләләр бүлеге җирле үзидарә органнарының Түбән Кама муниципаль районы территориясендә булган иҗтимагый, милли-мәдәни һәм дини оешмалар белән үзара бәйләнешен көйләүне тормышка ашыру максатыннан оештырылды.

Үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә бүлек түбәндәге вазыйфаларны башкара:

 - милләтара һәм динара бәйләнешләрне өйрәнә, муниципаль районның  фәнни һәм   иҗади  зыялылары белән хезмәттәшлек итә;

- Түбән Кама муниципаль районы   халкы арасында    милләтара һәм динара бәйләнешләрне өйрәнә,  аларга  анализ һәм фаразлау, мониторинг   әзерли;

- иҗтимагый, милли-мәдәни һәм дини оешмалар  турында мәгълүмати материал  туплый; 

- Татарстан Республикасы эчке сәясәтендәге  мөһим мәсьәләләр буенча   аналитик   язмалар,   тәкъдимнәр һәм рекомендацияләр әзерли;

- иҗтимагый, милли-мәдәни һәм дини оешмалар  мөрәҗәгатьләре буенча  тиешле  документларны карый һәм әзерли;  

- Түбән Кама  муниципаль районында  Татарстан Республикасы телләре турында законны тормышка ашыру  комиссиясе, Түбән Кама  муниципаль районы Башлыгы каршында    оешкан  милли-мәдәни һәм дини бәйләнешләрне көйләү Советы эшен оештыра;

  - иҗтимагый, милли-мәдәни һәм дини оешмалар  оештырган җыелыш,  конференция, симпозиум, бәйге, күргәзмә, концерт һәм башка чараларда катнаша;

- үз  вәкаләтләре кысаларында төрле комиссия, совет, эш төркеме утырышларында катнаша. 

Сафиуллин Фәрһад Шәфигулла улы
ТР Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты иҗтимагый оешмалар белән элемтә hәм милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы
адрес: Актүбә ур., 6, 103нче бүлмә
телефон: 8(8555) 43-08-15
e-mail:
Структур бүлекчәләр